Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне алдыннан районда коррупциягә каршы көрәш буенча буенча фикер алыштылар

2022 елның 9 декабре, җомга

8 декабрьдә Балалар иҗат йортының актлар залында «2021-2024 елларга Коррупциягә каршы милли план»темасына түгәрәк өстәл утырышы узды. Анда хокук саклау һәм күзәтчелек органнары, җәмәгатьчелек, ММЧ, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.

Милли план дәүләт органнары, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар тарафыннан коррупцияне кисәтүгә һәм аңа каршы көрәшкә, шулай ук коррупциячел хокук бозулар нәтиҗәләрен минимальләштерүгә һәм бетерүгә юнәлдерелгән чараларны 16 төп юнәлеш буенча тормышка ашырыла.

Чараның модераторы, район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова хакимият органнары һәм гражданлык җәмгыяте институтлары алдында торган коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген күтәрү максатлары һәм бурычлары турында җентекләп сөйләде, ә ОМСта коррупция һәм башка хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы зат Юлия Зарипова райондагы милли пландагы чараларның гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International