"Коррупция - явызлык, һәм аның белән көрәшергә кирәк"

2022 елның 9 декабре, җомга

Бүген Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә.

Коррупциягә каршы көрәш буенча эшне координацияләү комиссиясе рәисе Илһам Кашапов хәбәрчебезгә бу юнәлештәге системалы эш турында сөйләде.

- Илһам Миңнеханович, районда коррупцияне кисәтү өчен нинди чаралар күрелә?

– Коррупциягә каршы сәясәтнең барлык төп чаралары муниципаль программа кысаларында тормышка ашырыла - бу коррупцияне профилактикалауда төп инструментларның берсе. Программа 65 төр чараны үз эченә ала: норматив хокукый актлар кабул итү, актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү, профилактик эш, коррупциягә каршы көрәшне пропагандалау, хакимият органнары эшчәнлегенең ачыклыгын, хәбәрдарлыгын һәм үтемлелеген тәэмин итү, эшмәкәрлеккә (бизнес-структураларга) административ басымны эзлекле рәвештә киметү, көнкүреш коррупциясен минимальләштерү.
Комиссия утырышлары үткәрелә, 2022 елда дүрт утырыш булды. Аларда 32 мәсьәлә каралды. Болар: коррупциягә һәм муниципаль хезмәткә, мәгариф, мәдәният, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү, сатып алулар, эшкуарлык эшчәнлеге, җир һәм торак сәясәте, торак-коммуналь хуҗалыгы, федераль һәм республика субсидияләреннән файдалануга кагыла. Утырышларда шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү, районның иҗтимагый советы эше, вазыйфаи затлар эшчәнлегендә ришвәтчел җинаятьләр һәм хокук бозулар, Контроль-хисап палатасы эше нәтиҗәләре, коррупциягә каршы программа үтәлеше буенча фикер алышабыз. Комиссиядә коррупция куркынычы булган барлык мәсьәләләр ачык тикшерелә һәм матбугатта яктыртыла.

- Районда коррупция торышы нинди? Хезмәткәрләр җинаять эшләре кыламы?

- Республика прокуратурасы статистикасын карасак, коррупция буенча вәзгыять начарланмый, әмма яхшырмый да. Районда, үткәрелә торган чараларга – семинарларга, консультацияләргә, түгәрәк өстәлләр узуга да карамастан, закон бозучылар бар. Бу бит кешенең тәрбиясенә, эчке халәтенә дә бәйле. Хокук саклау органнары коррупция юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклый. Бүген районда бер муниципаль хезмәткәргә карата караклык итү һәм вазифаи вәкаләтләреннән файдалану факты буенча, шулай ук хокук саклау органнарының бер хезмәткәренең законсыз гамәлләр өчен шактый күләмдә ришвәт алуы буенча тикшерү эшләре дәвам итә. 

– Ә хокук бозулар белән ничек? Элеккечә үк хезмәткәрләр арасында кайсыдыр җирне, ә кемдер – автомобильне декларацияләргә онытамы?

- Мондый хәлләр дә була, әмма ешрак банклардагы исәп-хисапларны, элекке эш урыннарындагы башка керемнәрне күрсәтергә оныталар. Хезмәткәрләр арасында хата ясаучылар быел азрак, шулай да алар бик җитди. Узган ел унбер муниципаль хезмәткәр хокук бозган булса, быел район прокуратурасы алтысында хокук бозулар ачыклаган. Алар буенча комиссия өч хезмәткәрне дисциплинар җаваплылыкка тарту турында карар кабул итте, берсе – кисәтү рәвешендә, калган ике эш каралу стадиясендә. Район прокуратурасы салым агентыннан, фатир сатудан алынган керемнәрне, шулай ук вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособиеләрне, бер тапкыр бирелә торган акчалата түләүне үз белешмәләрендә күрсәтмәгән полиция хезмәткәрләрен ачыклаган. Нәтиҗәдә, унике вазифаи зат төрле дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Быел районда коррупция торышы шундый.

- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә хезмәткәрләргә сезнең теләкләрегез?

- Коррупция - явызлык, һәм аңа каршы көрәшергә кирәк. Иң мөһиме – законны бозмау, ул чакта тормышта барысы да яхшы булачак. Без үз эшебез белән башкаларга үрнәк булырга тиеш. Шул очракта гына халыкның хакимияткә ышанычын акларга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International