Шәле авылында мәктәпнең элеккеге директоры истәлегенә мемориаль такта ачтылар

2023 елның 7 апреле, җомга

Шәле мәктәбендә Мөлеков Марат Абдулрәсулович хөрмәтенә мемориаль такта барлыкка килә. Ул 1951-1957 елларда директор булып эшли.

Марат Мөлеков 1930 елның 7 февралендә Төмән өлкәсенең Ялуторовск районы Яр авылында туган. 1951 елда Казан педагогия институтын тәмамлагач, Шәле урта мәктәбенә тарих укытучысы итеп җибәрелә. 1957-1959 елларда район газетасы редакторы була. Аннары ТАССР Мәгариф министрлыгының кадрлар бүлеген җитәкли. 

1962 елдан КГПИда эшли, 10 елдан соң КГУда КПСС тарихы кафедрасы доценты була. Марат Мөлеков 60 тан артык фәнни хезмәт авторы, шул исәптән дүрт монография, авыл һәм аның халкы тарихы турында «Шәле таннары» китабы авторларының берсе. 1995-1997 елларда татар милли университетының кафедра мөдире була. 

Мемориаль тактаны ачуга багышланган тантаналы чарага район башлыгы Илһам Кашапов, Марат Мөлековның улы Искәндәр, оныгы Диана Мөлекова, алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев, гаилә дусты Ринат Якушев һәм башкалар килде. Алар барысы да Марат Абдулрәсулович турында җылылык белән сөйләделәр, аның Шәледәге, Казандагы хезмәт эшчәнлеген искә алдылар, күп кенә галимнәрнең, профессорларның остазы буларак искә алдылар. 

Ул еш кына Шәле авылына килә иде, дуслары, хезмәттәшләре, укучылары белән очраша иде. 

Кунаклар бу көнне мәктәп музеенда булдылар, авыл тарихы һәм аның күренекле кешеләре белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International