Питрәчле «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә җиңүче булды

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрельдә «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр фестиваленең йомгаклау Гала-концерты булды. Сәхнәдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында И.В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте студенты Роберт Миңнуллин “Эй ухнем” рус халык җыры белән чыгыш ясады һәм “Вокал-соло” номинациясендә (өлкән төркем) беренче урынны алды. 

Талантлы егетне грамота, кубок һәм медаль белән бүләкләделәр. Аны район башлыгы Илһам Кашапов котлады.

- Дөресен әйткәндә, чыгышлар вакытында мин җиңү турында уйламадым. Тамашачыларга ошасын өчен ничек җырларга дип кенә борчылдым. Җиңүдән, һичшиксез, бик канәгать, - дип фикерләре белән уртаклашты Роберт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International