Дәүләт символларына - дәүләт флагы, дәүләт гербы һәм гимны керә.
1991 елның 29 ноябрендә Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе сыйфатында Татарстанның заманча флагын кабул итте.
Бүген район мәктәпләрендә әлеге датага багышланган чаралар үткәрелде.
Укучылар Татарстан флагындагы төсләрнең мәгънәсен белделәр, Татарстан Республикасы флагы, герб ясадылар, танып белү чаралары үткәрделәр.
Чараларның төп максаты - милли үзаңны арттыру, халыкның бердәмлеген ныгыту, шулай ук республика символы буларак Татарстан флагын популярлаштыру.
