Илебезнең төп законына30 ел! 👨⚖️
Бүген районның мәгариф учреждениеләрендә илебез өчен истәлекле датага – 12 декабрьгә – Конституция көненә багышланган чаралар уза.
Әлеге чараларның төп бурычы - белем алучыларда Россия Конституциясенең төп нигезләмәләре турында күзаллау формалаштыруны тәэмин итү, Төп закон принципларының мәдәни-агарту һәм тәрбияви әһәмиятен булдыру, Россия Федерациясе Конституциясенә хөрмәт формалаштыру, чөнки болар барысы бергә гражданның төп кыйммәтләрен үстерә: Ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, буыннарның дәвамчанлыгы.
Россия Федерациясе Конституциясе көне белән!

