Бәйрәм көннәрендә КФҮ (МФЦ) эш графигы

2023 елның 19 декабре, сишәмбе

Алдагы бәйрәм көннәре уңаеннан - 1,2,3,4,5,6 һәм 8 гыйнварда - Яңа ел каникуллары; 7 гыйнвар - Раштуа, Татарстан Республикасында «Минем документлар» офисларының эш графигы үзгәрә. 
 
30 декабрь эш көне:

Казан һәм Чаллы бүлекләрендә: 8:00 дән 14.00 гә кадәр.
башка шәһәрләрдә һәм район филиалларында: 8:00 дән 13.00 гә кадәр. 
 
31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр - ял көннәре. 
 
9 гыйнвардан ТР да МФЦ ДБУнең район филиалларының эш режимы өлешчә үзгәрәчәк. 
 
Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Апас, Балтач, Чүпрәле, Балык Бистәсе, Сарман, Саба, Спас, Чирмешән, Ютазы күп функцияле үзәкләрен сишәмбе көннәрендә 8:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр. 
 
Югары Ослан, Питрәч, Тәтеш, шулай ук Җәлил һәм Кама Аланы поселокларында филиаллар сишәмбе көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр эшләячәк.

Лаеш күпфункцияле үзәгендә үзгәрешләр ике көн эш атнасына кагылачак. Сишәмбе көннәрендә офис 8:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк, пәнҗешәмбе - 8:00 дән 19:00гә кадәр.

Бу мәгълүматны МФЦга визитларны планлаштырганда укыгыз.
 
МФЦ рәсми сайтына сылтама

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International