Грипп һәм ОРВИ дан үз-үзеңне дәвалау куркынычы

2023 елның 22 декабре, җомга

Грипптан һәм башка инфекцияләрдән үз-үзеңне дәвалау куркыныч. Социологик тикшеренүләр буенча, россиялеләрнең өчтән бер өлеше табибка мөрәҗәгать итмичә, үз тәҗрибәләренә, танышларының киңәшләренә нигезләнеп, рекламага, фармацевтка ышанып, дарулар кабул итә. Шул ук вакытта, үз-үзеңне диагностикалау, үзеңә дарулар билгеләү сәламәтлек өчен җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Аерым алганда, даруларны, БАД яки үләннәрне үз-үзеңнән кабул итү аллергик реакциягә, хәтта Квинке шешүенә яки анафилактик шокка китерергә мөмкин.

Грипп бер яшькә кадәрге балалар, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр, йөкле хатыннар һәм хроник авырулары булган кешеләр өчен аеруча куркыныч.

Гриппның катлауланулары арасында пневмония, бронхит, отит, синусит, миокардит, менингит һәм башкалар. Мондый шартлар тиз арада махсус дәвалау һәм табиб контроле таләп итә.

Грипп симптомнары булганда нәрсә эшләргә кирәк:

  • әгәр дә югары температура, тамак авыртуы, каты йөткерү килеп чыкса, мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә;
  • табиб билгеләгән дәвалауны кулланырга;
  • билгеләнгән даруларны вакытында кабул итегез;
  • билгеләнгән дәвалау курсын туктатмагыз, җиңелрәк булса да;
  • авыру вакытында карават режимын саклагыз.

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе инфекцияләр белән авыру мөмкинлеген киметергә ярдәм итүче гади кагыйдәләрне искә төшерә: сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, күбрәк саф һавада булыгыз, йоклагыз, баланслы тукланыгыз һәм даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнегез.

Табибка мөрәҗәгать итегез, мөстәкыйль дәвалау белән тәҗрибә үткәрмәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International