2024 елның 1 атнасында 17 593 грипп һәм ОРВИ очрагы теркәлгән, авыру узган атнадан 36,9% ка түбәнрәк. Авыру дәрәҗәсе елның әлеге чорына туры килә.
Грипп һәм ОРВИ кыш көне иң еш очрый торган йогышлы авырулар. Исегезгә төшерәбез, грипп вирусы бик җиңел тарала. Иң киң таралган юл һава -тамчы юлы, гәрчә грипп белән көнкүреш әйберләре аша да зарарланырга мөмкин.
Хөрмәтле Татарстан Республикасы халкы! Массакүләм чаралар вакытында инфекция йоктыру куркынычы арта. ОРВИ һәм гриппны профилактикалау чараларын онытмагыз, Сәламәтлекне саклагыз!
Кешеләрнең күпләп җыелу урыннарында һәм җәмәгать транспортында булу вакытын кыскартыгыз.
Кешеләр тупланган урыннарда битлек кулланыгыз.
Авыру билгеләре булган кешеләр белән тыгыз элемтәгә кермәгез.
Кулларыгызны сабын белән регуляр рәвештә юыгыз, аеруча урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң.
Урамнан һәм җәмәгать транспортыннан соң борын куышлыгын юыгыз.
Сез булган бүлмәне даими җилләтегез.
Сез булган бүлмәдә регуляр рәвештә дымлы чистарту эшләгез.
Сез булган бүлмәдә һаваны дымлагыз.
Азык рационына С витамины (карлыган, брусника, лимон һ.б.) булган күбрәк продуктлар кертегез.
Сарымсак һәм суган өстәп күбрәк ризык ашагыз.
Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз, йоклагыз, баланслы ашагыз һәм регуляр рәвештә физкультура белән шөгыльләнегез.
Профилактика - бөтен гаиләне грипптан саклау!