Гражданнар җыеннары дәвам итә

2024 елның 17 гыйнвары, чәршәмбе

2024 елның 16 гыйнварында Питрәч муниципаль районы башлыгы урынбасары Игнатьева Венера Алексеевна Янсуар һәм Татар Казысы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарын уздырды.

➡Татар Казысы авыл җирлегендә яшәүчеләр үзара салым программасында актив катнашалар. Программаны гамәлгә ашыру елларында авыл халкы юлларны төзекләндерде, урамнарны яктыртты, су белән тәэмин итү системасын ремонтлады, яңа зиратны киртәләде, янгын машинасы сатып алды һәм аның өчен җылы гараж төзеде. Быел үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы төзергә ниятлиләр.

➡ Янсуар авыл җирлегендә яшәүчеләр узган елның гыйнварында җыенга килгән проблемалы мәсьәләләрне хәл иткән һәм административ бинаны капиталь ремонтлаган, халык өчен уңайлы шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International