Питрәч муниципаль районында гражданнар җыены дәвам итә.
Бүген җыеннар Күн һәм Шигали авыл җирлекләрендә үтте.
Күн авыл җирлегендә яшәүчеләрне үзара салым программасы буенча зиратны төзекләндерү, юлларны вакытында кардан чистарту, җәйге чорда М7 трассасы ягыннан керү юлы һәм Сосновый Бор коттедж бистәсендә үзәк урамны яктырту мәсьәләләре кызыксындырды.
Шигали авыл җирлегендә гражданнар җыенын ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сабурская Сария Харисовна белән берлектә үткәрдек.
Халыкны медицина персоналы җитмәү, Иске Шигали мәктәбендә ремонт, Иске Шигали авылы мәдәният йорты һәм даруханә пункты янында җәяүлеләр өчен юл кичүне оештыру мәсьәләләре кызыксындырды.
Барыгызны да җыеннарда көтеп калабыз!