Ленинград шәһәре блокадасын бетерү көне уңаеннан 2 нче номерлы Питрәч мәктәптәбе 10 сыйныфында ачык дәрес узды.
Ленинградта яшәүчеләр иң кырыс сынауларны - ачлык һәм салкынны, бомбалар һәм артобстрелларны җиңеп чыктылар һәм җиңделәр. Бирешмәсн шәһәр яшәгән, сугышкан, эшләгән. Невадагы шәһәр оборонасы героизм һәм фидакарьлек символы булды. Без Ленинградның беренчеләрдән булып герой-шәһәр дип аталуы белән горурланабыз. Шәһәр кешеләренең батырлыгы һәм ныклыгы, аларның үз Ватанына мәхәббәте дөньяны тетрәндерде.
Ленинград халкының үлемсез батырлыгы гасырлар буена дәвам итәчәк. Фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, тыныч вакытта яшәргә бәхет бүләк иткән Ленинград блокадасында яшәүчеләр турындагы истәлек безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр.


