Татарстан мәктәп укучыларын Ачык ишекләр көннәренә район хастаханәләренә, республиканың әйдәп баручы клиникаларына һәм медицина университетына чакыралар.
3 февральдән 15 февральгә кадәр Татарстан Республикасында «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» фестивале узачак.
Фестиваль кысаларында:
➕ табиб һөнәре белән якыннанрак танышу;
➕ больницаның ничек эшләвен белү;
➕табиблар белән аралашу.
Шулай ук медицина профессорларының фәнни-популяр лекцияләрен тыңларга һәм мавыктыргыч мастер-классларда катнашырга.
2024 елның 03 февралендә район үзәк хастаханәсендә КДМУ белән берлектә 9-11 сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне узды.
Киләчәк тормышны медицина белән бәйләргә ниятләгән укучылар һөнәрләре, эш шартлары һәм уку турында барлык сорауларына җавап ала алдылар.