Питрәчлеләр "Сугышның Ак фәрештәләре" исеме астында чыгыш ясады, алар Бөек Ватан сугышы елларында совет медикларының батырлыгы темасын сайлаганнар, шәфкать туташы образын күрсәттеләр.
Команда составына керделәр:
- Кузнецова Марина;
- Агаҗан Софья;
- Миндубаева Ләйсән;
- Шәйхетдинов Динар;
- Агачев Евгений;
- Андронова Екатерина;
- Нуриев Инсаф;
- Зарипова Лилия;
- Гыйззәтуллина Айгөл.
Катнашучылар Ватаныбыз өчен горурлык хисен, солдатларыбызның батырлыгы турында хәтерне саклауның мөһимлеген җиткерергә тырыштылар.
Питрәч коррекцион мәктәп-интернаты укытучысы Гөлнара Шәйдуллина идея рухландыручысы булды. Бу мәктәп хезмәткәрләре чана да ясап биргәннәр, шуның өчен оештыручылар аларга зур рәхмәт белдерәләр.
Горурланабыз💪🏻