Пановка авылында туып-үскән, Егоров Александр Валерьевич, Белкино авылы егете Федоров Дмитрий Викторович истәлегенә мемориаль такталар ачу тантанасы узды.

2024 елның 1 марты, җомга

Бүген, Пановка һәм Белкино авылында махсус хәрби операция зонасында гомерләрен биргән Геройларга - Пановка авылында туып-үскән, Егоров Александр Валерьевич, Белкино авылы егете Федоров Дмитрий Викторович истәлегенә мемориаль такталар ачу тантанасы узды.

Алар чын геройлар! Әти-әниләренең, кече ватанының һәм бөек илнең лаеклы уллары.
Сугышчының батырлыгы - иман, бурыч, ант итү ул. Киләчәк буын җирдәге тынычлык хакына бу батырлыкларны истә тотарга тиешләр. Үз тормышы бәрабәренә безгә бәхет - яшәү бүләк итүчеләргә рәхмәт белдерәм.

Мәңгелек хәтер.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International