Әлеге эшләр «милли киңлек мәгълүматлары системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелә, ул шул исәптән ЕГРНда мәгълүматларның тулылыгын һәм сыйфатын тәэмин итүгә юнәлдерелгән.
Татарстанда Комплекслы кадастр эшләре Биектау, Лаеш, Питрәч, Тукай, Әлмәт, Түбән Кама, Менделеевск, Балык Бистәсе, Саба, Чистай районнары, шулай ук Казан һәм Чаллы территорияләренә кагылачак.
Агымдагы елда федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты хисабына 67 кадастр кварталының 30 меңнән артык күчемсез милек объектына карата Комплекслы кадастр эшләре башкарылачак.
Эшләрне Татарстан Республикасы буенча "Роскадастр" ППК филиалы башкара.
Комплекслы кадастр эшләре башкарылачак кадастр кварталлары белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
https://rosreestr.tatarstan.ru