Татарстан гаиләләренең 4600 дән артыгы авыл ипотекасы буенча күчемсез милек сатып алган

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Торак шартларын яхшырту буенча дәүләт программасы эшли башлаганнан бирле төп оператор 13 млрд сумнан артык акча җибәргән, шуларның 2 млрд сумга якыны – агымдагы елда.

 "Татарстан, әйдәп баручы агросәнәгать төбәкләренең берсе буларак, авылга кадрлар җәлеп итү һәм авыл халкының торак шартларын яхшырту белән кызыксына. Халыкка ярдәм күрсәтүнең бер коралы - «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» федераль программасы, аны гамәлгә ашыруда республика актив катнаша. Татарстан традицион рәвештә авыл ипотекасын сату буенча алдынгы төбәкләр өчлегенә керә, быел гына да банк республиканың 380 гаиләсенә 2 млрд сумга якын акча бирде һәм торак мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итте», – дип билгеләп үтте Россельхозбанкның Татарстан төбәк филиалы директоры Ләлә Кудерметова.

Татарстан Росреестры мәгълүматлары буенча, муниципаль районнар арасында «Авыл ипотекасы» программасы буенча иң күп килешүләр республиканың Биектау, Лаеш, Питрәч, Тукай һәм Арча районнарында теркәлгән. 

 "Республика халкы еш кына авыл җирлегендә әзер шәхси торак йортлар сатып ала: сату сатып алу килешүләре нигезендә хокукларның 90% теркәлә. Шулай ук программа кысаларында Татарстанда өлешле төзелештә катнашу һәм яңа төзелгән шәхси торак төзелеше объектларына милек хокукы шартнамәләре теркәлә.  Әмма төзелә торган йортта фатир сатып алу яки үз йортын мөстәкыйль төзү – татарстанлылар арасында популяр түгел», - дип хәбәр итте Татарстан Росреестры җитәкчесе Азат Җаббаров. 

Гомумән алганда, «авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы гамәлгә кергәннән бирле бөтен Россия буенча 100 меңнән артык гаилә авыл ипотекасыннан файдаланган. Ил халкына Россельхозбанк, программаның төп операторы буларак, 250 млрд сумлык ярдәм күрсәтте. Әгәр дә заемчының портретын карасак, бу 21 яшьтән 37 яшькә кадәрге балалары булган гаилә парлары, банк алган гаризаларның яртысыннан артыгы халыкның ир-ат өлешенә туры килә.

 

https://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International