2024 елда Татарстанда 8 200 гаилә бала тапкач бер тапкыр бирелә торган пособие алды

2024 елның 24 июне, дүшәмбе

2024 ел башыннан Татарстанның 8 200 гаиләсе бала тугач бер тапкыр бирелә торган түләү алды. Пособие   гаиләнең керем дәрәҗәсенә бәйсез рәвештә эшләүчеләргә дә, эшләмәүче ата-аналарга да һәр бала өчен  түләнә.Аның күләме 2024 елның 1 февраленнән 24 604 сум тәшкил итә.

       

         Рәсми рәвештә эшләүче әнигә пособие ЗАГСның бала туу турында реестры мәгълүматлары нигезендә  билгеләнә.  Гаиләдә бары тик әти генә эшләгән очракта, пособие алу өчен аңа үзенең эш бирүчесенә бала туу турындагы таныклыкны тапшырырга  кирәк. Әгәр ата-аналарның икесе дә рәсми рәвештә эшкә урнаштырылмаган икән, түләү билгеләүгә гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Гариза Социаль фонд бүлегенең клиент хезмәтендә  яки күпфункцияле үзәктә  дә кабул ителә. Пособиене шулай ук баланың опекуннары, уллыкка алучылары яки тәрбиягә алган ата-аналары да ала ала.

     

          "Бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләү өчен кирәкле белешмәләрне безнең  фонд бүлеге ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында ала. Пособие  билгеләү турындагы карар 10 эш көне дәвамында чыгарыла, түләүләр уңай карар чыгарылганнан соң 5 эш көне эчендә килә ", - дип искә төшерде Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

          Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорауларыгыз туса, 8-800-100-00-01 телефоны буенча шалтыратып,  Социаль фонд бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать итә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International