Татарстан Росреестры 42 меңнән артык ташламалы ипотека теркәгән

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Агымдагы елның 6 аенда алар 7,8 меңнән артык

Бүген, 1 июльдә, 2020 елда төзүчеләргә ярдәм итү өчен пандемия фонында эшли башлаган дәүләт программасы тәмамланды. 

Аның гамәлдә булган вакытында татарстанлылар 42 меңнән артык ташламалы ипотека рәсмиләштергән. Ташламалы ипотека дәүләт программасын гамәлгә ашыруга бәйле рәвештә дәүләт теркәвенә кагылышлы гаризаларның күп өлеше төзелештә өлешле катнашу килешүләренә туры килә – 35 меңнән артык, аннан соң сатып алу-сату килешүләре бара – 5,1 меңнән артык.

Агымдагы елда 6 ай-гыйнвар-июнь айларында Татарстан Росреестры тарафыннан 7 816 ташламалы ипотека теркәлгән.

"1 июльдә дәүләт ярдәме белән ипотекаларның бер төре генә тәмамланды. Билгеле булганча, күп кенә гражданнар Ташламалы ипотекадан файдаланып, инвестицияләү максатыннан күчемсез милек сатып алганнар. Әмма торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гади гражданнар өчен башка дәүләт программалары гамәлдә кала. 

Мәсәлән, 2030 елга кадәр озайтылган гаилә ипотекасы; чикләнмәгән авыл ипотекасы; IT-ипотека. Шулай ук укытучылар һәм оборона комплексы хезмәткәрләре өчен ташламалы ипотека кредитлауны киңәйтергә тәкъдим итәләр. Кыскасы, гражданнарның төрле категорияләренә исәпләнгән төрле дәүләт программалары бар», - дип аңлатма бирде Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

 

ttps://rosreestr.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International