Кадрлар ихтыяҗларын билгеләү өчен эш бирүчеләрдән сораштыру тәмамлана

2024 елның 30 июле, сишәмбе

Оешмаларның һәм индивидуаль эшкуарларның кадрларга ихтыяҗын билгеләү максатында, 2024 елның 1 июненнән 30 июленә кадәр биш еллык фараз чорына кадрларда РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләрнең перспектив кадрлар ихтыяҗы турында сораштырулар үткәрә.

Анкета формасын Россия Хезмәт министрлыгы «ВНИИ труда» ФДБУнең цифрлы платформасында тутырырга мөмкин: https://prognoz.vcot.info.

Эш бирүчеләргә консультация бирү контакт-үзәк аша гамәлгә ашырыла: 8 (843) 598-40-75.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International