Район ЗАГС бүлегендә “Россия йөрәге” утлы капсула тапшыру тантанасы узды

2024 елның 6 августы, сишәмбе

27 июльдә утлы капсула Питрәч районына килеп җитә. 

 "Россия йөрәге " утлы капсуласы - ул ут кына түгел, ул гаилә җылысы, мәхәббәт һәм кайгырту символы, ул бер гаиләдән икенчесенә күчә.

Гаилә учагын Теләче районыннан Питрәчкә Миңнур һәм Ольга Шәмсетдиновлар гаиләсе алып кайткан. Аны тантаналы рәвештә Биектау районыннан Җаббаровлар гаиләсенә тапшырдылар.
Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илназ Дәүләтханов катнашты.

"Бу Гаилә уты сезнең гаилә иминлеге символы булсын." - диде Илназ Ринатович.

Шулай ук чарада 50 һәм аннан да күбрәк ел бергә яшәгән алтын парларны хөрмәтләделәр.

Болар - Шәле авылыннан Минзифа Ибраһим кызы һәм Илгиз Гәрәй улы Җаббаровлар, Кибәк Иле авылыннан Гайсә Газизулла улы һәм Фаягөл Хәсбиевна Ганиевлар , Богородский авылыннан Геннадий Егорович һәм Мария Петровна Ежковлар , Питрәч авылыннан Юрий Иванович һәм Мария Ивановна Межвалар.

Аларның һәркайсы яшь гаиләләргә үз теләкләрен җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International