Антонова Анастасия Сергеевна Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны, тыл хезмәтчәне үзенең 105 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Һәрвакыт актив булу һәм сәламәтлеге турында кайгырту районның озак гомерле кешесенә йөз еллык чиген узарга ярдәм итте.
«Демография» илкүләм проектының иң мөһим максаты — кешеләр яшь үзгәрешләре һәм хроник авырулар белән бәйле чикләүләрсез мөмкин кадәр озаграк яшәсеннәр өчен эшләү.
«Өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту программасын эшләү һә
м гамәлгә ашыру» федераль проекты ярдәмендә диспансеризация, профилактик тикшерүләр уздыру оештырылды.
Анастасия Сергеевна Татарстан Республикасында хатын-кызлар арасында иң өлкән хатын-кыз. Ул Питрәч авылында яши. Аны туган көне белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илназ Дәүләтханов, Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Шәйхисламов, Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Багауов һәм район ветераннар Советы җитәкчесе Эльгиза Фәйзуллина котлады һәм бүләкләр тапшырды.
Анастасия Сергеевна 1919 елның 21 августында Әлбәдән авылында туа. Биш балалы гаиләдә үсә, 4 ул һәм бердәнбер кыз була. Гомер буе колхозда хезмәт итте. Ире белән ике бала үстерәләр, ире 1971 елда вафат була.
Озак гомерле Анастасия Сергеевна кызы Анна Антонова белән яши. "Әни безгә һәрвакыт кырыс иде, әлегә кадәр барысын да контрольдә тота. Минем әбием, аның әнисе, 94 яшендә үлде. Абыйлары да күптән вафат. Минемчә, аның озак яшәвенең сере туклануда: ул һәрвакыт аз ашый", - ди кызы.