Гражданнардан шалтыратуларны Татарстан Республикасы буенча Росреестр һәм Роскадастр белгечләре 6 сентябрьдә 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.
Чара гражданнарга 2026 елның 1 сентябренә кадәр гаражлар урнашкан дәүләт һәм муниципаль җир кишәрлекләрен милеккә түләүсез рәсмиләштерергә мөмкинлек бирүче Федераль Законның гамәлдә булуына өч ел тулуга багышланган.
Әлеге закон кысаларында гаражны һәм җир кишәрлеген ничек рәсмиләштерергә икәнен 8 (843) 255-25-71 телефоны номеры буенча белергә мөмкин.
Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез! Иң популяр җаваплар ведомствоның рәсми ресурсларында урнаштырылачак.
Исегезгә төшерәбез, «гараж амнистиясе» турындагы закон гамәлгә кергәннән бирле татарстанлылар 16 меңнән артык объектны үз милкенә рәсмиләштергән.
https://rosreestr.tatarstan.ru