Агач утыртуда район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты.
"Утыртылган һәр агач - экологик иминлеккә, димәк, безнең уртак киләчәгебезгә өлеш. Агач утырту - барлык кешеләр өчен дә мөһим бурыч. Бүгенге көндә республикабыз территориясенең 17% тан артыгын урманнар алып тора. Татарстан һәм бөтен Россия Яшел булсын иде. Һәм бу безнең көчебездән килә. Бүген акциядә катнашып, һәркем бу эшкә үз өлешен кертә ала», - дип билгеләп үтте Рәис Әхтәм улы «Урман Фест» ачылышындагы чыгышында.
«УрманФест» та катнашучылар 100 мең нарат, тирәк һәм чыршы утырттылар.
«Бу урында туфрак яхшы, шуңа күрә үсеп китүчәнлек 80-90% тәшкил итәчәк. 15-20 елдан монда матур урман булыр дип өметләнәбез", - дип билгеләп үтте Матюшино урманчылыгының кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин.
Һава торышы җилле булуга карамастан, акциядә меңгә якын кеше-Казаннан һәм Питрәч районыннан хезмәт коллективлары вәкилләре катнашты. Аларга көрәкләр бирделәр, үсентеләр өләштеләр, ә эштән соң чәй эчерттеләр. Күпләр, балаларын алып, бөтен гаиләләре белән килделәр.
Чара табигатькә китерелгән зыянны каплау максатыннан инде 5 ел уздырыла. «Урман фест» старт алганнан бирле 75 гектар мәйданда 800 меңнән артык үсенте утыртылды.