Шәле авылы мәдәният йортында "Татар малае-2025" һәм "Татар кызы-2025" муниципаль конкурсы узды

2025 елның 18 марты, сишәмбе

11 март көнне Шәле авылы мәдәният йорты базасында районның мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында тәрбияләнүчеләр өчен "Татар малае-2025" һәм "Татар кызы-2025" муниципаль конкурсы узды.
Бәйгене Питрәч муниципаль районы мәгариф бүлеге «Ак Калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы белән берлектә оештырды.
Бәйгедә 14 кыз һәм 5 малай катнашты. Конкурсның максаты - туган телне, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне саклау һәм үстерү.
 
Шәле «Тургай» балалар бакчасында тәрбияләнүче Галиуллин Җәмил һәм Сафиуллина Алисә конкурсларда җиңүчеләр һәм Гран-при ияләре булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International