Питрәч районында 340 урынлы балалар бакчасы төзелә.

2025 елның 7 июле, дүшәмбе

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Көек авылында «Гаилә» милли проекты кысаларында төзелә.

"Бүгенге көндә объектта котлованны эшләү, нигезне һәм подвал диварларын төзү төгәлләнгән. 1 катның кирпеч диварларын төзү эшләре алып барыла", - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.

Балалар бакчасы ике катлы булачак, аның гомуми мәйданы 5724 кв. м.

Төзелеш-монтаж эшләре 21% ка үтәлгән. Төзелеш эшләрен агымдагы елда тәмамлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International