Үзенең укучыларыннан башка китапханэ бары тик китаплар саклау урынына әйләнер иде. Әмма Питрәчнең үзәк китапханәсенә бу янамый. Зур тарихы булган китапханэ бүген дә күп кенә кешенең яратып йөри торган урыны. 12 ноябрь көнне яраткан учреждениеләрен 80 яшьлек юбилее белән котларга яшь укучылар да, китаптан башка тормышларын күз алдына китерә алмаучы өлкән буын да килгән иде.