Яңа елдан Питрәч ата-аналарына сабыйларын балалар бакчасына йөрткән өчен бүлеп түләү мөмкинлеге бирелә. Бу гаилә бюджетына бераз җиңеллек китерәчәк. Әмма бу мөмкинлектән бөтенесе дә файдалана алмаячак.
2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләү арта. Бу турыда мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә үткәрелгән ата-аналар җыелышларында әйтелде, аңлатылды. Күпләрне өстәмә компенсация алу өчен тиешле документлар җыю мәсьәләсе борчуга салды. Ул җирле бюджет средстволары исәбенә биреләчәк.