Иртәгә, 25 февральдә 10:00 дән 12:00 гә кадәр, дача сезоны алдыннан Татарстан Росреестры күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча гадиләштерелгән тәртиптә – «дача амнистиясе» буенча кайнар телефон линиясе үткәрәчәк.

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

Кайнар линиягә шалтыратып белергә була:

- "Дача амнистиясе"нә нинди объектлар эләгә?

- «Дача амнистиясе" буенча хокукларны рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәк?

- Җир кишәрлегенә документлар булмаса, нишләргә?

- «Дача амнистиясе»нең гамәлдә булу вакыты күпме?

- Хокукларны теркәү өчен документларны кая тапшырырга?

- «Дача амнистиясе» ннән варислар файдалана аламы һ. б.?

Казанда кайнар линия телефоны - 8 (843) 255 25 71.

Республика районнарында кайнар линияләр телефоннарының тулы исемлеген безнең сайтта «гражданнар мөрәҗәгатьләре» - «Кайнар линияләр» бүлегендә карап була.

Сезнең шалтыратуларны көтәбез!

 

ММЧ өчен элемтәләр

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

8 (843) 255-25-10

https://rosreestr.tatarstan.ru

https://t.me/rosreestr_tatarstan

https://vk.com/rosreestr16

https://rutube.ru/u/rosreestrtatarstana/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International