Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге производствода зыян күргән гражданнарны транспорт чаралары белән тәэмин итүне дәвам итә. 20 февральдә республикада яшәүче 31 кеше яңа автомобиль ачкычлары алды. Шулардан 8 кеше LADA Vesta автомобильләре белән тәэмин ителгән, 23 кеше LADA Granta автомобильләре белән тәэмин ителгән.
Автомобиль алу өчен нигез булып зыян күрүчене реабилитацияләү программасы хезмәт итә, ул медик-социаль экспертиза учреждениеләре тарафыннан рәсмиләштерелә. Белгечләр программада автомобиль белән идарә итүгә каршы медицина күрсәтмәләре булу-булмавын, шулай ук идарә итүнең кирәкле тибын һәм транспорт чарасының модификациясен күрсәтәләр.
Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк, махсуслаштырылган автотранспортны тапшыру алучының законда билгеләнгән кайбер таләпләрне үтәвен күздә тота. Аерым алганда, гражданин транспорт чарасын Дәүләт автоинспекциясендә билгеләнгән вакытта теркәргә тиеш. Автомобиль җиде ел дәвамында хуҗасы тарафыннан эксплуатацияләнергә тиеш, шул ук вакытта аны читләштерү яки башка затларга тапшыру рөхсәт ителми. Шартнамәнең әлеге шартларын бозу бирелгән автомобиль бәясенә эквивалентлы акчаларны түләтүгә китерә.
Файдалану чорында хуҗаларга берничә компенсация чарасы күрсәтелә: ягулык-майлау материалларына һәм техник хезмәт күрсәтүгә тотылган чыгымнарны квартал саен өлешчә каплау, ОСАГО полисы хакының яртысын еллык компенсацияләү, шулай ук Татарстан Республикасы буенча СФР бүлеге акчалары исәбеннән бер тапкыр капиталь ремонт ясау мөмкинлеге. Җиде еллык срок тәмамлангач, гамәлдәге медицина күрсәткечләре булганда, граждан яңа автомобиль алуга дәгъва кылырга хокуклы, моңа кадәр бирелгән транспорт чарасы аның тулы милкенә күчә.
"Без автомобильләрне социаль фондның гамәлдәге программалары кысаларында җитештерүдә зыян күргән гражданнарга тапшырабыз. Мондый ярдәм кешеләргә мобильлекне сакларга һәм көнкүреш мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә. Без барлык этаплар – документлардан алып бирүгә кадәр оператив рәвештә һәм артык кыенлыкларсыз узсын өчен тырышабыз», — дип өстәде СФРНЫҢ Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Социаль ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР сайтында һәм MAX, Вконтакте, Одноклассники һәм Телеграм социаль челтәрләрендәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яисә консультация алу өчен гражданнар Бердәм контакт-үзәк операторларына мөрәҗәгать итә алалар— 8 800 100 0001 (төбәк линиясе тәүлек буе эшли – 24/7, шалтырату бушлай).