Бу көннәрдә Татарстанга Чечня республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Муса Дадаев җитәкчелегендә делегация килде. Аларның төп максаты – агропромышленность комплексы үсеше буенча тәҗрибә уртаклашу. Визитлары вакытында делегация республиканың уңышлы эшләп килүче авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм оешмаларында булды. Шул исәптән, Питрәч районының “Ватан” кооперативына һәм “Ак барс Питрәч” агрофирмасына да, бардылар.
Сөт җыю ничек оештырылган һәм продукция күпме күләмдә җитештерелә? Ничек эшкәртелә һәм нинди шартларда? Районның сөт продукцияләре җитештерүче “Ватан” кооперативы хезмәткәрләренә Чечня Республикасы делегатлары әнә шундыйрак сораулар яудырды. Делегация составында Чечня Республикасының азык-төлек министры Муса Дадаев, экономика һәм анализ департаменты директоры Бадруди Бисолтанов, терлекчелек бүлеге башлыгы Шахаб Вацаев һәм башкалар бар иде.
Аларны районның башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин һәм кооператив директоры Замир Гыймранов озатып барды. Делегация кооператив җитештергән сөт продукциясеннән күргәзмә дә карады. Сөт, каймак, катык ише сөт ризыкларыннан авыз иткәч, без алардан фикерләре турында сорадык.
- Район җирлегендә шундый сыйфатлы сөт җыю һәм эшкәртү кооперативының уңышлы эшләп килүе бик тә игътибарга алырлык. Без монда үзебез өчен күп кенә кирәкле мәгълүмат алдык һәм тәҗрибә тупладык. Үзебезгә кайткач, һичшиксез, кулланачакбыз, - диде Чечня авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Муса Дадаев.
Бу көнне районның “Ак барс Питрәч” агрофирмасында да булды. Анда үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларының үсеше һәм авыл хуҗалыгы товарларын җитештерү барышы белән кызыксындылар, тәҗрибә уртаклаштылар.