2027 елда төзекләндерүгә өстенлекле объектларны сайлау өчен Бөтенроссия тавыш бирү бара.
Питрәч авылындагы балалар шәһәрчеге һәм Яшь парлар паркы, Званка авылындагы Яр буе, Богородский һәм Шәле авылларындагы парклар «Тормыш өчен инфраструктура» милли проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» Федераль программасы кысаларында төзекләндерелде.
Яңа иҗтимагый киңлек кайда барлыкка киләчәк? Хәл итәргә сезгә! Тавыш бирүдә 3 объект катнаша:
- Көек авылында парк зонасы, 18 нче квартал
- Җиңүнең 70 еллыгы хөрмәтенә Парк, Гаврилов ур., Питрәч авылы (реновация)
- Мишә елгасы яры, Питрәч авылы
