Республика башкаласы Казанда, 2014 елның 21 апрелендә, мәктәп укучылары арасында үткәрелгән “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булып үтте.

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

Республика башкаласы Казанда, 2014 елның 21 апрелендә, мәктәп укучылары арасында үткәрелгән “Илһам” яшь язучылар бәйгесенең йомгаклау тантанасы булып үтте. Бу көнне, Г. Камал театры республикадан гына түгел, Рәсәйнең күп кенә почмакларыннан килгән яшь язучыларны үзенә җыйды. Бу бәйгедә безнең районыннан да 9 укучы (2 нче номерлы Питрәч УМ, Керәшен Сәрдәсе УМ, Пановка УМ, Татар Тау Иле УМ, Татар Казысы УМ) катнашты. Аларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ә 2 нче номерлы Питрәч урта мәктәбе укучысы Алексеева Алина (укытучысы Дәминова Р.А.) Мәгариф һәм фән  министрлыгының лауреат дипломы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International