2014 елның 25 апрелендә Казан шәһәренең Мәскәү районы 2 нче номерлы лицей–интернатында “Мәгариф системасында талантлы балалар: проблемалары, перспективалары” дигән I республика фәнни-гамәли конференциясе булып үтте. Безнең районнан мәгариф бүлеге башлыгы укыту-методик эшләр буенча урынбасары Елена Николаевна Шатаева һәм балалар иҗаты йорты педагогы Хәсәнова Ләйсән Зөфәровна катнашты.