Гадәттә, язын Мишә суы ярларыннан чыгып, басу-кырларны, йорт-корылмаларны баса. Ә менә быел ул үзен сәер тотты – якынча 1 метрга гына күтәрелде. Мондый хәлне район картлары да хәтерләми.
Күптән түгел генә 82 яшьлеген каршылаган Петр Чернов йорты Мишә елгасы ярында гына.
- Суның күтәрелми калганын хәтерләмим, - дип искә ала ветеран. – Кар аз булган елларда да су 1,5-2 метрга кадәр күтәрелде. - Мин кечкенәдән Мишә буенда (ул Яңа урамда яши), боз киткәнен күзәттек, су коендык, балык тоттык, ә менә мондый хәлне беренче тапкыр күрәбез. Әлбәттә, Мишәнең ярларыннан ташып чыкканын яхшы хәтерлим. Беренче тапкыр бу сугыш елларында булды. Безнең һәм күрше Осипов урамын су басты. Мал-туарны башка урамнарга алып киттеләр, базлардан бәрәңгене чыгардык. 1947 елда да шул ук хәл кабатланды. 1979 елда 50 градуслы салкын кыштан соң, 1 майда кабат безнең урамны су басты. Терлекләрне, кошларны коткарып калдык. Бәхеткә, зур су тиз китте. 1998 елның 1 маенда шуңа охшаш хәл булды, ул елны су безнең урамга кадәр күтәрелмәде. Башка урамнарда күпердән түбәнрәк берничә йортны су басты.