Шушы көннәрдә район башлыгы тагын бер юбиляр Рәхмәтуллина Әминә Шәмсевәли кызын туган көне белән котлады. Ул 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күн авылында яшәүче акъәбиебез Бөек Ватан сугышында катнашучы тол хатыны да әле.
Бу көнне Әминә апа йортыннан кунаклар өзелеп тормады. Иртәдән үк күршеләре аны олуг юбилее белән котлап, бүләкләр тапшырды. Матур итеп киенгән ак яулыклы Әминә апа: “Сез үзегез бүләк”, - дип бүләкләрне кабул итеп ала.
Юбиляр төп кунак – район башлыгы Эдуард Дияровны дулкынланып көтә иде. Бер-бер артлы котларга килүчеләргә: “Мондый зур игътибар күрсәтүегез өчен зур рәхмәт. Барыгыз да бәхетле һәм сау-сәламәт булыгыз”, - дип әйтеп кала торды.