Ул безнең арада юк инде. Әмма аның батырлыгы һәм ныклыгы турында сөйләми мөмкин түгел.
Мин мәктәптә укыганда, элек сугышчан офицер булган кеше хезмәт дәресләре укыта иде. Ул нык гәүдәле, уртача буйлы, калын тавышлы, ачык йөзле иде. Шулай исемдә дә калган. Кырыс булса да, гадел иде. Бик итагатьле затлардан булып, чын укытучы иде. Бик еш кына, сыйныф сәгатьләрендә, сугышчан юлы турында да сөйли иде.
Мин аның турында берничә ел үткәч күбрәк белдем. Ул безнең мәктәпкә һәм музейга килә иде. Без сәгатьләр буе аның белән сугыш хәлләре, тормыш турында сөйләшә идек. Ул искиткеч әңгәмәдәш иде.
Андрей Нестерович Буздалов 1906 елның 12 декабрендә Олы Дүртөйле авылында туган. Бу авыл Колайдан километр ярымда гына. Әнисе һәм әбисе Колайдан булганнар. Андрей Нестерович сугышта 1942 елның 5 июленнән 1943 елның ноябренә кадәр була.
Андрей Нестеровичның фронттагы 483 көненең берсе турында. 1942 елның август ахыры. Ельня янындагы сугышлар бара. “Немецлар безне ут давылы белән басты. Бу җәһәннәмнең үзе иде. Бөтен нәрсә яна... Җир, агачлар, күк... Күпләр гимнастеркасын салып ата, чөнки төтәсли башлаганнар иде. Чигенергә, дигән боерык алдык. Батареядан 2 туп кына калды. Исәннәрдән корып торучы сержант Погодин гына калды”.
Һәм алар 76 миллиметрлы туп белән берничә ящик снаряд белән калалар. Шул рәвешле фашистларны төн уртасына кадәр тоталар. Бөтен снарядлар бетә. Сержант Погодинның аягы яралана. Ә иртүк Андрей Нестерович көтелмәгән карарга килә. Орудиене кочагына ала да аны уңга-сулга боргалап, бөтен гәүдәсе белән алга этәрә башлый. “Бөтен җелекләрем шартлап өзелгәндәй хис иттем үземне, - дип сөйли ветеран. – Тагын бераз гына көчәнсәм, бөтен тамырлар өзелер иде”. Ул шулай итеп олы юлга ярты тонналык 76 миллиметровканы этеп чыгара. Гадәттә, кыр шартларында тупны алты ат тарта торган булган. Орудиегә яралы сержантны сала һәм сигез чакрым ватылган-җимерелгән юлдан үзе тартып алып бара. Кул бармаклары чуен тупка чытырдап ябышкан була.
Үзебезнекеләр янына кичкә таба гына барып җитәләр болар. Яралы Погодинны госпитальгә озаталар. Ә Андрей Нестеровичны – гауптвахтага. Ике тәүлектән соң эшнең асылына төшенәләр. Икесен дә Кызыл Йолдыз орденына тәкъдим итәләр. Шулай итеп, туп та исән кала, дошманга да зыян салалар.
Әле батырлыклар күп кылына. 1943 елның 1 ноябре аның өчен соңгы фронт көне була. Өч көн батареялар гитлерчыларның ярсулы һөҗүмнәрен кире кайтарып тора. Аның янәшәсендә, бер-бер артлы иң яхшы артиллеристлар Суворов, Костенко, Шубаев һәлак була.
Комбат, күзе ачыта башлаганчы, приборы окулярыннан карый. Аның немец батареяларын табасы килә. Ахыр килеп, таба. Снаряд ящигына чүгәләп, картага тагын бер ноктаны төшермәкче була. Планшетны ача, һәм шул мизгелдә аның күзләренә көчле яктылык төшә. Аннары бөтен нәрсә караңгылыкта кала. Ул ниндидер селкеткәләп алудан аңына килә. Күзен ача, шулай да үзенең кайда һәм нәрсә булганын тиз генә төшенә алмый тора. Бары бер нәрсә билгеле – ул исән!
Гвардия капитан Буздалов демобилизацияләнә. Бу 1944 елның апрель башы була. Госпитальдә биш ай ятып, туган авылына әйләнеп кайта.
Яралар борчып торса да, озак тормый, эшкә керешә. Район Советы башкарма комитеты секретаре, гомуми бүлек мөдире була, саклык кассасы һәм авыл төзелеше бүлеге мөдире булып эшли. Аннары “Пятилетка” колхозы рәисе, МТСның участок агрономы була, 1959 елдан 1967 елга кадәр Колай мәктәбендә хезмәт укытучысы була.
Ветеран тыныч тормышта бик актив була. Мал-туарны күп асрый, умарталары була, столярлык итә, кыскасы, бер минут та эшсез тормый.
Зирәк акыллы, тыйнак, сүгенергә яратмый, бөтен барлыгы белән үзенә хөрмәт уятучы олы шәхес була ул. Якташыбыз Андрей Нестерович Буздалов менә шундый кеше. Аны хатларда (алар һәм фронт киемнәре мәктәп музеенда саклана) легендар һәм яраткан комбат дип атыйлар.
Сугыш һәм хезмәт ветераны соңгы елларда Түбән Камада улында яши. 1994 елда бакыйлыкка күчә.