Питрәч районында Советлар Союзы Геройлары хөрмәтенә автойөреш булып узды

2014 елның 10 мае, шимбә
Питрәч районында Советлар Союзы Геройлары хөрмәтенә автойөреш булып узды

Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан безнең районда Советлар Союзы Геройлары, якташларыбыз Галимҗан Камалиев, Василий Осипов һәм Петр Гаврилов туып-үскән  урыннары буйлап автойөреш оештырылды. Аны район ДОСААФ оешмасы үткәрде. Автойөрештә район үзәге мәктәбе укучылары, район хәрби комиссариаты вәкилләре, ветераннар, “Яшь гвардия” әгъзалары катнашты. Чарада катнашучылар Геройлары һәйкәлләренә гирляндалар, чәчәкләр  салды, Петр Гаврилов музеена барды, митинглар үткәрде, якташларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International