Татар теленә читтән торып өйрәтүче "Ана теле" онлайн проектында (anatele.ef.com) бүгенге көндә бик күп кеше катнаша. Бу проектта чит ил вәкилләре дә бик зур теләк белдереп катнашалар. Онлайн-мәктәпкә дөньяның төрле илләреннән көннең теләсә кайсы вакытында тоташып татар теленә өйрәнү мөмкинлеге тудырылган.
Әлеге проект телне, төп аралашу чарасы буларак практикада куллануны киң җәелдерүгә юнәлдерелгән. "Тулы укыту курсы тугыз дәрәҗәгә исәпләнеп эшләнгән. Һәр дәрәҗә үз эченә сигез бүлекне алган. Дәрәҗәләрне тулысынча уңышлы тәмамлаучыларга сертификат бирү мәсьәләсе дә каралган. Узган елның июль аенда барлык тугыз дәрәҗә дә тест режимында эшли башлады. Быелның февраленнән исә "Ана теле" проекты штат режимында эшләүгә күчте. Безнең районнан 40 рустелле балалар бакчасы тәрбиячеләре бу проектта уңышлы гына укып килә. Хәзерге вакытта алар т өрлесе төрле дәрәҗәдә, әмма көз кенә алар барсыда сертификат алырлар дип ышанып калабыз.