Питрәчтә булачак солдатларны тантаналы рәвештә армиягә озаттылар

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Питрәчтә булачак солдатларны тантаналы рәвештә армиягә озаттылар

15 майда Питрәчнең үзәк мәйданында  булачак солдатларны тантаналы рәветә армиягә озаттылар.

12 яшүсмер тиздән хәрби кием киячәк һәм Ватанга намус белән хезмәт итәчәк.
Район башлыгы Эдуард Дияров, район хәрби комиссары, подполковник Владимир Гузич, Иске Йорт имам-хатыйбы Илфат Вафин, Колай чиркәве настоятеле, Александр атакай, сугышчы-афганчы Марат Гимадов һәм  ата-аналар исеменнән Фәнзилә Хасянова булачак солдатларга уңышлар теләде, изге теләкләрен җиткерде.
Бу көнне егетләрне  ата-аналары, туганнары, дуслары, сыйныфташлары, дус кызлары армиягә озатып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International