Казан шәһәренең “Буревестник” спорткомплексында пенсия яшендәгеләр арасында Спартакиада булып узды

2014 елның 20 мае, сишәмбе

18.05.2014 –Казан шәһәренең “Буревестник” спорткомплексында пенсия яшендәгеләр арасында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына  багышланган Спартакиада булып узды. Үткәрү максаты-өлкән яштәгеләр арасында физик культура һәм спортны популярлаштыру иде. Ярышларны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре ,туризм һәм спорт министрлыгы белән берлектә Россия пенсионерлар Союзы идарәсе оештырды. Бу ярышта  Россия пенсионерлар оешмасының  Питрәч районы җирле бүлекчәсе дә 6 төрле спорт ярышларында катнашты болар- шахмат,җиңел атлетика,дартс,өстәл теннисы,йөзү,ату ярышлары иде.Безнең  катнашучылар арасында профессиональ спортсменнар булмаса да ,аларны спортка мәхәббәт һәм күңел көрлеге берләштерде. Мактаулы  3нче урынны  ату ярышында Шпагин Игорь Петр улы яулады.Аны чын күңелдән шушы җиңүе белән котлыйбыз.Шушы ярышта катнашучыларның һәрберсенә  зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International