Питрәч районы пенсия Фонды идарәсендә халыкны күчмә кабул итү булып узды

2014 елның 24 мае, шимбә

23 майда Питрәч районы пенсия Фонды идарәсендә халыкны күчмә кабул итү булып узды.Кабул итүче- Татарстан Республикасы  ПФР бүлекчәсе идарәчесе урынбасары Эдуард Вафин.Элеккеге еллардагы кебек үк, кабул итүгә язылган халыкны пенсия белән тәэмин итү мәсьәләсе  борчыды. Әңгәмә барышында пенсионерлар үзләрен кызыксындырган барча сорауларга да җавап алдылар.Пенсия Фонды өлкәсенә кагылышлы булмаган сорауларга җавап алу өчен ,башка идарәләргә мөрәҗәгать итәргә тәкъдим ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International