Иртәгә, 7 июньдә, питрәчлеләр милли татар бәйрәме Сабантуйны билгеләп үтәчәк. Җем-җем иткән чыклы үләннәрдән Җилкендереп чаба атлары. Сабантуйга – хезмәт бәйрәменә Ашыгалар яше-картлары.
Сабантуй ерак үткәннәрдә яралып, һәр буын тарафыннан сакланып, яңа бизәкләр белән баетылып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән иң олы һәм кадерле бәйрәм ул. Сабантуйның тагын бер үзенчәлекле сыйфаты бар – ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди.
Сабантуй хезмәтчәннәр өчен язгы кыр эшләреннән соң күңелле ял итеп алырга һәм башкарылган эшләренә йомгак ясарга яхшы мөмкинлек ул.