Бүген яшьләр ни тели? Барыннан да элек, тормышта үз урынын табарга, төпле белем алырга, аннары эшкә урнашырга, үзен иҗади үстерергә, ниндидер максатларга ирешергә. Бу, иң элек, спортта уңышларга ирешүгә кайтып кала. Боларның бөтенесе алар өчен мөһим. Район яшьләр эшләре, спорт бүлеге башлыгы Виктор КУРМЫШЕВ яшьләр өчен төбәгебездә бөтен мөмкинлекләр дә бар дип саный. Әңгәмәбез дә шул турыда барды.
- Бүген районда эшләп килүче спорт корылмаларын гади генә санап чыгу да күп нәрсә турында сөйли ала. Сәламәт, тәрбияле буын үстерү – яшьләр сәясәтенең төп юнәлеше булып тора. Бездә хәзерге вакытта 99 спорт корылмасы бар. Болар: ясалма бозлы ябык боз сарае, стадион, бассейн, 13 футбол кыры, 3 спорт ядрәсе, 9 хоккей мәйданчыгы, 6 баскетбол мәйданчыгы, 16 волейбол мәйданчыгы, 26 спорт залы, 23 стандарт булмаган спорт залы.