Машина утарының төзек булуы бик мөһим

2014 елның 4 июле, җомга

Басуларыбызда игеннәр башак җыя, көннәр дә кызу тора. Озакламый уракка да төшәр чаклар җитәчәк. Районда кыр эшләренә алдан ук әзерләнеп торалар. Машина-трактор паркларында техника ремонты тулы куәткә бара, ындыр табакларында ашлык кабул итәр өчен бөтен шартлар тудырыла.

Комбайнның һәрбер узелын карап чыгарга кирәк. Автор фотосы.
Хуҗалыкларда хәлнең торышы ничегрәк соң? Комбайннар ремонты ни хәлдә? Әлеге сорауларга җавап эзләп, кайбер хуҗалыкларга барып кайтырга булдык. Иң элек “Рацин-Шәле”гә юл тоттык. Аларда барлыгы биш комбайн: ике “Дон-1500”, ике СК-5 М-1 “Нива” һәм “Енисей”.
- Без комбайннар ремонтына Сабантуйлар узгач та керештек. Комбайнчылар һәм аларның ярдәмчеләре тырышып эшли. Һәрбер узелны ремонтлыйлар. Механизаторларыбыз тәҗрибәле, кырларда беренче генә елларын түгелләр. Районның алдынгы игенчеләре Фәрдүс Миндубаев, Фәрит Нуриев һәм Рәшит Гыйниятов 30 елдан артык икмәк урып-җыя. Алар белән бергә яшьрәкләр дә эшләячәк. Болар: Рамил Мөхәммәдъяров һәм Фәнис Насретдинов. Бу хезмәтчәннәр янында һәрвакыт токарь Фәйзи Кәримов белән Наил Ибраһимовны күрергә мөмкин. Бүген техника 70 процентка әзер дип әйтергә була. Бездәге комбайннарга 10-15әр ел. Запас частьләр кыйммәт. Башка белгечләр белән дә хәбәрләшеп эшлибез, бер-беребезгә ярдәм итәбез. Игеннәр 3920 гектарны били, шуларның 1800ендә бөртеклеләр, - ди хуҗалыкның баш инженеры Ислам Гайнетдинов.
Шулай булгач, биредә комбайннар парадына бар да әзер булачагы бәхәссез. Механизаторлар һәм белгечләр көчләрен кызганмый.
- Мин тормышымны комбайнсыз, икмәк кырларыннан һәм тәмле исләреннән башка күз алдына да китерә алмыйм, - ди эшеннән бераз аерылып Рәшит Гыйниятов. – Үзем игенчеләр нәселеннән. Әтием Гатаулла гомер буе Вахитов исемендәге колхозда шофер булып эшләде, үзем дә машинада йөрдем. Инде 26 ел икмәкләрне урып-җыям. Хәзер инде тәҗрибәмне улым Нияз белән уртаклашам. Ул икенче сезон миндә ярдәмче булып эшли. Кәефләр әйбәт. Әлегә, күрәсез, ремонт белән мәш киләбез. Кырга чыгар көннәрне түземсезлек белән көтәбез.
Шәледән ерак түгел “Соя Колай” хуҗалыгында дүрт кенә комбайн бар. Өчесе СК-5 “Нива” һәм берсе КЗС-17 “Полесье”. Әзерлек 80 процент. “Полесье”да бүген үк кырга чыгарга була.
- Хуҗалыкта урып-җыю мәйданы 1760 гектар. Шулардан 1100 гектарда бөртеклеләр үсә, - ди директорлары Хәлим Миңнебаев. – Комбайннар әзерлеге канәгатьләнерлек, соңгы узелларны ремонтлыйлар. Запас частьләр белән кыенлыклар юк. Ашлык ташу өчен машиналар да әзер. Өч КамАЗ һәм бер ЗИЛ бар. Авария бригадасы да кадрлар белән тәэмин ителгән. Алар теләсә кайсы минутта ярдәмгә килергә тора. 5 июльдә хуҗалыкта техника тикшерү булачак. Иң яхшы механизаторларга премия бирергә уйлап торабыз. Эшләр өчен стимул бар. Шуның өчен дә механизаторлар тырышып эшли. Уҗым бөртеклеләре дә сөендерә. Хәзер төп бурыч – үстерелгәнне түкми-чәчми җыеп алу.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International