Питрәч районында тагын бер мәчет булачак. Иске Шигали авылында дини корылма төзелеше башланды.
Мәчетне махсус проект буенча төзиячәкләр. Ул әзер инде. Төзелеш өчен авылның бик матур җиреннән урыны да табылган – нәкъ торак пункт үзәгендә.
Июнь башында ук монда нигез салынган. Булачак мәчеткә барлык инженерлык коммуникацияләре сузылган. Болар электр энергиясе, суүткәргеч, канализация кебек иң кирәкле нәрсәләр. Бинага газ да керәчәк.