Челтер-челтер чишмә ага, җанга сихәтләр биреп

2014 елның 12 июле, шимбә

Изге гамәлләр күмәк эшләнә. Әнә, Күн авылы кешеләре дә читтән ярдәм көтеп тормаган. Бер айда ерактагы чишмәне дә, зиратны да чистартып, төзекләндереп куйганнар.

Күмәкләшеп эшлиләр
Авыл җыеннарының берсендә зиратны төзекләндерү турындагы карар кабул итәләр. Ул Кызыл Яшьләр авылы янында. Кече авыл кешеләре җиң сызганып эшкә дә керешә. Һәркем, шул исәптән, биредә туып та читтә яшәүчеләр дә моңа җаваплы карады. Чөнки эш өчен кирәкле әйберләргә акча кирәк. Шуннан башларга ниятләделәр дә.
- Әлеге эшләрнең башлап йөрүчеләреннән берсе – Рашат Вәлиев, - диде авыл җирлеге башлыгы Рифкать Баһауов. – Ул бөтен оештыру эшләрен башкарды, акчаларны җыйды, халыкны да туплады. Нәтиҗәдә, 250 мең сум акча җыелды. Бу акчалар төзелеш материаллары алырга иде. Рөстәм Ситдиков бик зур суммада акча бирде – 30 мең сум.
Шушы акчаларга профнастил, тимер баганалар һәм башка төзелеш материаллары алып кайталар. Эшне май ахырында башлыйлар. Башта иске агачларны кисәләр, зиратны чистарталар, иске койманы сүтәләр. Бөтен авыл белән бердәм булып эшлиләр. Бер айда зиратны койма белән әйләндереп тә куялар. Аның периметры 280 метр.
Чишмә яңарды
Күндә дә эшләр гөрләп бара. Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов һәйкәле янындагы иске агачларны кисәләр, чүп-чардан чистарталар. Һәйкәлне Җиңүнең 70 еллыгына төзекләндереп бетерергә уйлап торалар.
Ә Пионерлар урамында юлга вак таш җәя башлаганнар. Юл озынлыгы – 1 километр. Бу эшкә дә һәрбер авыл кешесе кулыннан килгән кадәр өлеш кертә.
- Авыл кешеләре ерактагы чишмәне дә онытмыйлар. Ул урманда, М-7 автоюлыннан ерак түгел, ага. Элек бу чишмәдән күп кенә авыл кешесе су алып кайта торган булган, - ди әңгәмәсен дәвам итеп авыл башлыгы. – Ул чагында аны умартачы  Мулли Зарипов карап торган. Әлеге чишмәне дә аның хөрмәтенә “Мулли чишмәсе” дип атаганнар.
Чишмә салкын суы белән көтүчеләрнең һәм сыер савучыларның арыган тәннәренә сихәт-көч биргән, сусауларын баскан. Мулли абый вафатыннан соң умарталыкны оныталар, карамый башлыйлар. Ә маллар өчен җәйге лагерьны, терлекләр кимү сәбәпле, ябалар. Быел бу лагерьны да яңартканнар икән. Шулай булгач, суга да ихтыяҗ туган.
“Марс” хуҗалыгы җитәкчесе Мидхәт Фәхретдинов акча бирә. Һәм авыл кешеләре эшкә керешә. Әлегесен үләнен чапканнар, чишмәне чистартып, тирәнәйткәннәр. Илсур Насыйбуллин белән Айдар Вәлиуллин матур гына бура да бурап куйганнар. Шушы көннәрдә урнаштырганнар да.
Шулай итеп авыл халкының күмәк тырышлыгы белән чишмәгә яңа тормыш бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International