Болыннарда, кырларда эшләр гөрли. Шундый кызу көннәрнең берсендә без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгече Павел Егоров белән бергә районның ике хуҗалыгына барып кайттык.
Янсуарда терлекләр арткан
Башта без Янсуарга кереп чыктык. Ул районның иң ерак авылы. Биредәге хуҗалык җитәкчелеге сыерлар баш санын арттырырга – 600 башка җиткерергә ниятли икән.
- Бүгенгә бездә әле 215 баш сыер бар, - ди “Сөләйманов” – “Сабан-1” крестьян-фермер хуҗалыгы идарәчесе Дмитрий Суриков. – Әлегә көнгә 3әр тонна сөт тапшырабыз. Районның алдынгы сыер савучысы Лариса Алексеева 85 сыерны карап-тәрбияләп тора һәм тәүлегенә бер тонна чамасы сөт савып ала. Мөһим бурычларның берсе – азык хәзерләүне уңышлы башкарып чыктык – сенаж чокырына 250 тонна терлек азыгы салдык һәм 500 тонна печән әзерләдек. Әмма әле азык хәзерләү дәвам итә, без быел сыерлар баш санын 600гә кадәр арттырырга уйлап торабыз. Әлегә сыерлар болыннарда йөри. Ике фермада ремонт эшләрен башлап җибәрдек. Бер үк вакытта азык цехын реконструкцияләү эшләре дә үткәрелә. Фермаларда заманча терлек азыгы тарату урыннары әзерлибез. Узган елгы эксперимент үзен аклады. Шуның өчен дә башка фермаларда да шундый уңайлыклар эшләргә уйлыйбыз. Сенаж чокырын да рәтләдек. Янәшәсендә генә яңасын, зуррагын ясадык.
Без сөйләшеп торган арада яшел үлән төягән трактор кайтып җитте.
- Мин фермада өч ел эшлим, - ди тракторчы Павел Яковлев. – Минем төп эшем – сыерлар ашату һәм тирез чыгару. Менә хәзер сыерларга махсус миксерда төрле файдалы катнашмалар салып, яшел азык әзерләп куям. Боларны сөтне арттыру өчен эшлибез инде. Сөт булса – акчасы да була бит инде.
Берсен рәтлиләр, икенчесен төзиләр
Күрше Татар Казысы авылындагы “Макс Ойл” гаилә фермасында шулай ук эш кайный: тракторлар һәм машиналар кырдан яшел үлән һәм печән ташый, фермада ремонт эшләре бара, ә янәшәдә генә 100 башка исәпләнгән яңа торак төзелә.
- Безнең яңа ферма таналар һәм буаз сыерлар асрауга исәпләнгән. Шулай ук биредә тудыру бүлеге булачак. Төзүчеләр объектны быел тапшырырга ниятли. Әле тагын ике сенаж чокыры да ясадылар, - дип сөйли гаилә фермасы идарәчесе Рафик Мөхәммәдиев. – Әлегә 700 тонналык бер чокырны тутырдык. Сенаж салганда, европа технологтясен кулландык. Печән запасларына килгәндә, бездә 500 тонна бар инде. Терлек кышлату өчен 15 мең тонна сенаж һәм 600 тонна печән кирәк булачак. Моның өчен безнең 140 гектар азык катнашмасы һәм 170 гектар судан үләне бар. Һәр көн эшлибез. Тиздән тиешле азыкны туплап бетерәчәкбез. Терлекләр кышын азыкка интекмәячәк. Без һәр көнне 2050 тонна сөт тапшырабыз, ә уртача савым – 19,4 килограмм. Бу көтүчеләребез һәм дә сыер савучыларыбыз Фәйрүзә Миңнебаева һәм Дамирә Хәмидуллина тырышлыгы инде.
Районда 11 июльгә 10527 тонна печән, 20937 тонна сенаж әзерләнгән. “Ак барс Питрәч” (2087 тонна печән һәм 7102 тонна сенаж), “Рацин-Шәле” (805 һәм 1285) хуҗалыклары бик яхшы эшли.
4401 сыердан уртача тәүлеклек савым 15,3 килограмм. Районның алдынгы хуҗалыклары: “Ак барс-Питрәч” – 19,5, “Макс Ойл” – 19,4, “Абдуллин Х.С.” – 18,6
Шул ук вакытта кайбер хуҗалыклар уртача район күрсәткеченнән кимрәк ала: “Газовик” 14,4, “Марс” – 13,0, “Рацин-Шәле” – 13,1, “Золина Е.Н.” 14,9 килограмм.