АВЫЛГА ЙӨЗ БЕЛӘН БОРЫЛУ

2014 елның 23 июле, чәршәмбе

Районда 15 гаилә фермасында сыерлар асрыйлар. Бүгенге көнгә “Макс Ойл” хуҗалыгы, “Абдуллин Х.С.”, “Фәсхетдинов А.З.” крестьян-фермер хуҗалыклары алда баралар. Аларда савымнар узган елгыдан артыграк.


“Фәсхетдинов А.З.” крестьян-фермер хуҗалыгы гаилә фермасы Социалистик хезмәт Герое Надежда Галочкина исемен йөртә. Шуны әйтергә кирәк, әлеге горур исемне яшь белгеч Алмаз Фәсхетдинов гаилә фермасы аклап бара. Бүгенге көнгә 30 сыерның һәркайсыннан тәүлегенә 16,7шәр килограмм сөт савып алалар. Һәр көнне ярты тоннадан артык сөт саталар.
- Безнең ферма район җитәкчелеге хуплавы нәтиҗәсендә, 2011 елның көзендә төзелде, - ди  Алмаз. – Әти-әниләр белән киңәш-табыш итешкәннән соң үзебезне шушы җиңел булмаган тармакта сынап карарга булдык. Һәм анык бер карарга килдек: авылда яшәргә һәм авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнергә. Мин үзем авыл хуҗалыгы институтын тәмамладым, хәләл җефетем Фирүзә шулай ук югары белемле. Ул белгечлеге буенча ветеринар. Минем өчен бу эш яңа түгел. Чөнки балачактан әти-әниемә ярдәм итеп үстем. Безнең каралты-курада һәрвакыт берничә мөгезле эре терлек була иде. Эш җиңелләрдән түгел анысы. Күп вакытыбыз фермада уза. Үзем сыер да савам, аларны көнгә ике савабыз. Әти-әни киңәшен дә бирә, эшкә дә кушылып китәләр. Без аларга, район һәм республика җитәкчелегенә рәхмәтле, - ди ул.
Шунысын да исегезгә төшереп үтәргә телим, Алмаз “Машина белән саву остасы” район бәйгесендә җиңү яулаган иде.
Эше күп булуга карамастан, ул әле яраткан шөгыленә дә вакыт таба. Бакчада мәш килеп эшләргә, техниканы карарга ярата. Казанга барып, җанатып йөргән “Рубин” һәм “Ак барс” командалары уенын да карау мөмкинлеген кулдан ычкындырмый.
Тормыш иптәше Фирүзә шәһәр тибындагы бистәдә үссә дә, аны авыл тормышы үзенә тарта. Алар Алмаз белән институтта укыган чагында танышалар. Бүгенге көндә ике балалары үсеп килә. Кызлары Камиләгә алты яшь, уллары Кәримгә – ике.
- Без фермада вакытта балаларны кайнанам карап тора, - ди Фирүзә. – Эш җиңел түгел, билгеле. Әмма зарланмыйбыз. Безгә ошый. Тикмәгә генә авыл хуҗалыгы белән бәйле эшне сайламадык бит.
Безнең сүзгә Алмаз да кушыла.
- Кышын сыерларга 200 тонна печән һәм 50 тонна салам кирәк. Боларның бөтенесен сатып алабыз. 150 тонна печәнебез бар инде. Әлегесен сөтбикәләребез болында йөри. Сөтне мул алабыз.
Әңгәмә корган арада сыерлар да кайтып җитте. Кичке савым башланды.
- Бүгенге көнгә гаилә фермалары арасында “Макс Ойл”, “Абдуллин Х.С.”, “Фәсхетдинов А.З.” алда бара.  Аларда һәр сыердан тәүлегенә 17-19ар килограмм сөт савып алалар.
Шул ук вакытта “Сабан-1” һәм “Золина Е.Н.” хуҗалыкларында узган елгыдан кимрәк алалар, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең маркетинг бүлеге башлыгы Павел Егоров. – Быел сөтчелек фермаларында хәлнең торышы начар түгел, бер сыердан тулай савым 67 тонна.Узган ел 59,7 тонна иде. Сату – 70,5 тонна. 2013 елда 64,4 тонна иде. Шуның өстенә Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы идарәсе сатылган сөткә субсидия бирә. Мәсәлән, “Фәсхетдинов А.З.” гаилә фермасы беренче яртыеллыкта 170 мең сум алды, ә “Абдуллин Х.С.” – 210 мең сум. Гомумән, яхшырак эшләргә кызыксыну бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International