Безнең район да акциядә катнаша

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Безнең район да акциядә катнаша

“МӘКТӘПКӘ ҖЫЕНЫРГА БУЛЫШ!” республика акциясе дәвам итә

. Ул хәйриячелек эшчәнлеге мәсьәләләре буенча республика советы патронажлыгында уза. Бу акциядә һәркем катнаша ала. Әлеге ярдәм аз тәэмин ителгән, ишле, әтисез яки әнисез, ата-анасы инвалид булган һәм  инвалид балаларга күрсәтелә. Шуны да әйтергә кирәк, акция уза башлаган 2007 елдан башлап, 138474 беренче сыйныфка барачак балага мәктәпкә җыенырга ярдәм ителгән. Әлеге сумма 108 миллион сумга җиткән.
Быелгы уку елында 39 мең бала беренче сыйныфка барачак дип фараз ителә. Шуларның 6 меңенә ярдәм кирәк.
Безнең районда 174 мәктәп укучысына хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк шулар арасында беренче сыйныфка баручы 72 бала бар. Беренче сыйныфка баручы баланың букчасында канцтоварлар, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен кирәк-яраклар, спорт формасы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International